3 мартта Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә кичә уздырдылар. Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү ниятеннән республикабыз музейларында, Казан шәһәре мәктәпләрендә  мондый чаралар еш уздырыла. Алар укучыларның һәм студентларның күңелләрендә кала, хәтерләрендә озак саклана.

Педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, бөтен дөньяга танылган Моабит дәфтәрләре тарихы белән тирәнрәк таныштылар, шагыйрьнең хатларыннан, шигырьләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композицияне һәм сугыш җырларын тыңладылар, «Үлемсез җыр» дип аталган күргәзмәне карадылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Кичәдә Салих Сәйдәшев музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рушания Җиһангирова да катнашты.