В истории каждого народа есть имена, о которых говорят все поколения. Они олицетворяют целую эпоху. К таким именам относится и Муса Джалиль. Ежегодно 15 февраля общественность отмечает день рождения известного татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля. В этот день поэты и писатели, общественные деятели, любители поэзии Мусы Джалиля в 11.30 возлагают цветы к памятнику поэта.

В Музее-квартире поэта-героя в 14.00 пройдет вечер поэзии «Поэты навеки останутся жить…». Литературно-музыкальная композиция, составленная из стихотворений и песен на слова Мусы Джалиля, дает возможность познакомиться с довоенным творчеством поэта.

Вечер поэзии ко дню рождения Мусы Джалиля

Поэт, родившийся 15 февраля 1906 года, прожил всего лишь 38 лет, но после себя оставил большое творческое (литературное) наследие. Но, прежде всего, миллионам людей Муса Джалиль известен Моабитскими тетрадями. Переведенные на 56 языков народов мира, изданные многотысячными тиражами, они являются символом подлинного патриотизма, мужества и героизма.

Имя прославляй свое борьбой,

Чтоб оно не молкло на устах!

Так писал поэт в стихотворении «О героизме». Интерес к его творчеству, к подвигу поэта и его соратников есть и по сей день, всех, кому небезразличны жизнь и творчество поэта, ждем в музее-квартире!

Музей-квартира Мусы Джалиля: +7(843)238-50-48

РИО – пресс-служба Национального музея РТ: +7(843)292-32-18

 

 

 

 

«Мәңгелек шигърият юлыннан»
Муса Җәлил туган көн

 

15 февраль татар халкының бөек улы, атаклы шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Һәр елны бу көнне җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, гомумән шагыйрьнең иҗатын яратучылар М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салалар. Быел да традицияне дәвам итеп  15 февральдә 11.30 сәгатьтә әлеге чара үткәреләчәк.

Шагыйрьнең музей-фатиры бу көнне кунаклар белән тулы булыр дип көтелә, музей экспозициясе белән танышырга, фильмнар карарга мөмкин булачак. Җәлилнең иҗатын яратучыларны 14.00 сәгатьтә «Мәңгелек шигърият юлыннан» дип исемләнгән шигырь кичәсенә чакырабыз. Кичәдә Муса Җәлилнең сугышка кадәрле язылган шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

1906 елның 15 февралендә дөньяга килеп, зур үзгәрешләр чорында яшәгән шагыйрь, 38 ел гына яшәсә дә, үзеннән соң зур әдәби мирас калдырган, фаҗигале язмышлы, үткән һәм киләчәк гасырларның бөек шагыйре. Күп еллар узуга карамастан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну кимеми. М. Җәлил халкыбызның аерым бер горурлыгы, милли-рухи символы булып кала бирә. Аның иҗаты – үзе бер дөнья. Шулай да миллионлаган кешегә Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр җыентыгы белән таныш. Алтмышка якын телгә тәрҗемә ителеп, зур тиражлар белән күп тапкырлар басылган «Моабит дәфтәрләре» Ватанга тугрылыкка, кыюлыкка, какшамас ихтыяр көченә мәңгелек һәйкәл булып кала бирә.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас — дип яза шагыйрь бер шигырендә. Символик мәгънәгә ия булган Муса Җәлил һәйкәленә, музей-фатирына кешеләр килүдән туктамый. 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, аның тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты белән кызыксынган кешеләрне көн дәвамында музейда көтеп калабыз!

Муса Җәлил музей-фатиры: +7(843)238-50-48

ТР Милли музееның матбугат үзәге: +7(843)292-32-18