«Нинди бәхет, сөйләр сүзең булса…»
3 ноябрьдә, Бөтенроссия «Сәнгать төне» кысаларында, Муса Җәлил музей-фатирының әдәби-музыкаль салонында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән очрашу узды. Әлфия Хабибуллина музейның күптәнге дусты, музыкаль салоныбызда уздырыла торган төрле чараларда бик теләп катнаша, чыгышлар ясый. Ә инде 3 ноябрьдә узган чара Әлфия ханымның үзенә багышланган иде. Монда тормыш сәхифәләре, иҗат эшчәнлеге … Продолжить чтение »


