Казан шәһәре музейлары арасында Муса Җәлил музей-фатирының үз йөзе, үз тамашачысы бар. Биредә  төрле очрашулар, кичәләр еш булып тора. Музейның әдәби салонында узучы бу чаралар ихлас, җылы мохиттә үтә, һәркемне дулкынландыра, килүчеләр күңелендә озак саклана. Менә инде дистә елдан артык музей каршында «Кызыл ромашка» клубы  эшләп килә. Аның утырышлары  М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә, шулай ук танылган язучылар һәм шагыйрьләргә багышлап уздырыла. Чираттагы утырыш 16 мартта көндезге сәгать икедә танылган җәмәгать эшлеклесе, республикабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 еллык юбилее уңаеннан үткәрелә.

Рухи мирасыбыз сакчысы…

Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылын­да туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел универ­ситетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучы­лар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Укуын тәмамлап,  ике башкаланы яулаган гап-гади авыл малае,  Казанга кайта. Егерме яшендә язган  «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм», — дигән шигъри юлларына тугры калып, үз халкына кирәкле булып,  тормышны яхшы якка үзгәртергә тотына.  Р.Вәлиев 1972–1981 елларда респуб­лика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981–1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасы­ның җитәкчесе, 1984–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.

Язучы шулай ук үзенең актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән дә мәгълүм. 1990 елдан башлап ТР Дәүләт Советында эшли, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы президентының беренче урынбасары, Татар-ПЕН-үзәге вице-президенты, ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Разил Вәлиев проза, поэзия, драматургия, публицистика жанрларында иҗат итүче, әмма иң беренче чиратта ул – лирик шагыйрь, икейөздән артык җыр авторы. Укучылар күңелендә ул «Зәңгәр ка­бырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992),  «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигъри җыентыклары, «Яшисе килә» повесте,   театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте ми­нем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм дра­маларын белән урын алды. Разил Исмагыйлевич татар халкының күренекле бер вәкиле булып бүгенге көнгә кадәр халкына хезмәт итә.

Әдип белән очрашу интервью форматында булачак. Казан театр училищесы студентлары Рәзил Вәлиев шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлардан әдәби музыкаль композиция әзерли.

Халык шагыйре Разил Вәлиев иҗаты белән кызыксынган һәр кешене Муса Җәлил музей-фатирының әдәби салонында узачак, «Рухи мирасыбыз сакчысы…» дип исемләнгән кызыклы очрашуда көтеп калабыз!

 

238-50-48 – Муса Җәлил музей-фатиры

292-32-18 – Милли музейның матбугат үзәге