(Халыкара балалар китабы көне уңаеннан шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу)

Һәр елны Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ул балаларның яраткан язучысы Һанс Христиан Андерсенның туган көненә, 2 апрельгә билгеләнгән. Менә инде берничә ел рәттән бу көнне Муса Җәлил музей-фатирында да билгеләп үтәбез һәм бу бик урынлы. Чөнки танылган шагыйрь Муса Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр язган.  Аның «Карак песи», «Сәгать», «Күке», «Әтәч», «Беренче дәрес», «Парашютсыз курчак», «Суык бабай» шигырьләрен искә алу да җитә торгандыр. Шуңа күрә музейда бу көнне балаларга кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга тырышабыз.

Шул уңайдан, Халыкара балалар китабы көнне безгә кунакка Татарстанның атказанган   сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты,  Йолдыз  Җамалетдинова – Шәрәпова киләчәк. Әле узган 2018 елда аның өр яңа «Китаплы кич» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Йолдыз Шәрәпова шигырьләре балалар күңелен күптән яулады инде. Шагыйрәнең һәр яңа әсәрен балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки ул күңеле  белән, фикер  йөртүе  белән  чын  балалар  шагыйре. Аңа  балаларча  уйлый  белү, моңсулана  белү  хас. Шуңа  күрә  дә  шигырьләре  табигый, балаларның  үзләренчә  килеп  чыга.

Очрашуда Йолдыз Шәрәпова белән якыннан аралашу, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу, яңа китап белән танышу, китапка кергән һәм әле яңа язылган шигырьләрне уку, тыңлау мөмкинчелеге булачак.

Китап укырга яратучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен 2 апрельдә 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында көтеп калабыз! 

Муса Җәлил музей-фатиры:

+7 (843) 238-50-48

ТР Милли музееның матбугат үзәге:

+7 (843) 292-32-18