20 октябрьдә музейда Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу узды.  Бу музей каршында эләп килгән «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы иде.

«Тормыш юлы» — шагыйрь һәм тамашачы форматында узган элеге очрашу, чын мәгънәсендә иҗат кичәсе, шигырь кичәсе булды. Тамашачы тын да алмый Рәмис Аймәтнең төрле елларда язган шигырьләрен тыңлады, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышты, кызыксындырган сорауларына җавап алды. Казан көллиятләрендә укучы шәкертләр һәм өлкән буын тамашачы әлеге мәгънәле кичәдән рухи азык алып кайтып китте.