15 сентябрьдә Муса Җәлил музее каршындагы «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узды. Ул шагыйрь, журналист, җәлилче Рәхим Саттарның  тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Утырышта әдәбият галимнәре Фоат Галимуллин һәм Нурфия Йосыпова шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына тукталдылар. Фәнни хезмәткәрләр Лилия Гобәева белән Рәмзия Абзалина Рәхим Саттарның республикабызның Милли музее фондында сакланучы ядкарьләре турында сөйләделәр. Казан федераль университеты студентлары аларны зур кызыксыну белән карадылар.

Рәхим Саттарның шигырьләрен нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина укыды.