Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз!

Быел Моабит дәфтәрлеренә кергән шигырьләрнең  матбугатта беренче мәртәбә басылуына 70 ел. Шул уңайдан Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узды.

1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета»да Моабит дәфтәрләре циклыннан 6 шигырь бастырыла: Урман, Сугыштан соң, Кошчык, Җырларым, Бүләгем, Ышанма. Аларны шул чорда газетаның баш мөхәррире булган Константин Симонов бастыра, рус теленә Илья Френкель тәрҗемә итә. Шигырьләр белән бергә Муса Җәлил турында кыска гына белешмә дә бирелә.

Шулай итеп, инде 1946 һәм 47 елларда ук илгә кайткан шигырьләр, 6 ел вакыт үткәннән соң гына, халыкка барып җитәләр.

Утырышта әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов Моабит дәфтәрләренең әһәмияте, шигырьләрнең теле турында сөйләде, филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова шагыйрь батырлыгының фәлсәфи асылы нидән гыйбәрәт икәненә тукталды. Моабит дәфтәрләренең аудиобасма проектын тормышка ашыруда ярдәм иткән республикабызның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Моабит циклыннан шигырьләр яңгырады. Муса Җәлил сүзләренә халыкара конкурслар лауреаты, композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән «Яулык» җырын Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илүсә Хуҗина башкарды.