15 февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан шагыйрьнең музей-фатирында республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенең 2021 елгы лауреатлары белән очрашу узды.

Бу премия ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Ул республикабызның дәрәҗәле бүләкләреннән берсе санала. Инде премия бирелә башлауга 50 елдан артык вакыт үткән. Шул вакыт эчендә әдәбият-сәнгать вәкилләре арасында, зур конкуренцияне үтеп, күпләр әлеге бүләккә лаек дип табыла.

Муса Җәлил музей-фатирының әдәби-музыкаль салонында узган очрашуда Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Татар дәүләт ака­де­мия те­ат­ры оркестрының скрипкачысы Динә Закирова, шагыйрь Булат Ибраһимов, рәссам-монументалист Роман Абдуллин һәм премиянең 1985 нче елгы лауреаты Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина катнашты. Лауреатлар үзләре белән, төрле кызыклы проектлары белән таныштырдылар, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Иҗат әһелләре җыйналган җирдә шигырьләр сөйләнде, музыка яңгырады…

Казан театр училищесы студентлары һәм шәһәребезнең  89 нчы мәктәп укучылары очрашудан бер кочак тәэсирләр белән кайтып киттеләр…