27 сентябрьдә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының «Мин тормышка гашыйк…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Ул Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган иде.

Фәнис Яруллин… Бу исемне ишетүгә күз алдына язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса. Уздырылган чараның максаты — шагыйрьнең иҗатын пропагандалау, китапка мәхәббәт тәрбияләү, әдипнең язмышы мисалында тормышны яратырга, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтү.

Утырышта Фәнис Яруллинның җәмәгате Нурсөя Яруллина, халык шагыйре

Рәдиф Гаташ, филология фәннәре кандидатлары Сәвия Хәкимова, Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпова, Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллиналар катнашты.

Шагыйрьнең шигырьләрен тамашачыларга Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллиналар җиткерде. Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты

Рөстәм Егоров, баянчы «И.В.Әүхәдиев исемендәге «Казан музыка көллияте» студенты Айбулат Харисовлар Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар яңгыраттылар.