26 гыйнварда Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Остаз һәм замандаш» дип аталган чираттагы утырышы узды. Ул классик язучыбыз Шәриф Камалга багышланган иде. Утырыш барышында яшь буынга әдипнең әдәби портретын ачарга тырыштык.

Профессор, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина Шәриф Камалның тормыш юлына, иҗатына тукталды. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхин Милли музей фондында сакланган аңа кагылышлы ядкарьләр һәм мемориаль экспонатлар турында сөйләде.

Тамашачыларга шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Данис Хисмәтуллин башкаруында әдипнең «Акчарлаклар» повестеннән өзек тә тәкъдим ителде. Ә Шәриф Камал премиясе лауреаты Алинә Хәбибуллина үзенең шигырьләрен укыды.

Утырыш «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» укучылары өчен үткәрелде.