Театр елы уңаеннан 15 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры хезмәткәрләре — Татарстан Республикасының атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы Низамиев Илнар Җиһангир улы, педагог-оештыручы Мөһәммәдиева Альбина Фирдәвес кызы һәм пресс-секретарь Галиева Алина Рәмис кызы Муса Җәлил музей-фатирында кунакта булдылар. Очрашуга килгән Абдулла Алиш исемендәге 20-нче гимназия укучылары театрның тарихы, бүгенге репертуары белән таныштылар, шулай ук Илнар Низамиевтан мастер-класс алдылар.
Очрашу кызыклы һәм җанлы узды.