Театр елы уңаеннан 15 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры хезмәткәрләре — Татарстан Республикасының атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы Низамиев Илнар Җиһангир улы,  педагог-оештыручы Мөһәммәдиева Альбина Фирдәвес кызы һәм пресс-секретарь  Галиева Алина Рәмис кызы Муса Җәлил музей-фатирында кунакта булдылар. Очрашуга килгән Абдулла Алиш исемендәге 20-нче гимназия укучылары театрның тарихы, бүгенге  репертуары  белән таныштылар, шулай ук Илнар Низамиевтан мастер-класс алдылар.

Очрашу кызыклы һәм җанлы узды.