12 апрельдә 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Тынгысыз гомер юлы…» дип аталган чираттагы утырышы узды. Ул күренекле галимебез, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге» лауреаты һәм башка бик күп бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегуловка багышланган иде.

Утырышта халык шагыйре Рәдиф Гаташ, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, галим Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова, төрле елларда Хатыйп Миңнегуловта укыган шәкертләр, яшь җырчыбыз Рөстәм Егоров, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары катнашты.

Чыгыш ясаучылар Хатыйп Миңнегуловның гыйльми, иҗтимагый һәм мөгаллимлек эшчәнлеге турында сөйләде. Галим үзе очрашуга килүчеләрне тормыш юлы белән таныштырды, телне, милләтне саклау мәсьәләлләренә дә тукталды.

Мәгънәле, җылы очрашудан һәркем рухи азык алып кайтып китте…