Һәр елны Муса Җәлил музей-фатирында Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар уза. 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, 14.00 сәгатьтә, әлеге премиянең 2022-2023 елгы лауреатлары белән очрашу узды.

Әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара, ул иҗатны үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, фәнни ачышларга стимул булып тора, талантлы яшьләрне яңа үрләр яуларга этәрә.

Музейның әдәби-музыкаль салонында узган очрашуда  Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, шагыйрь Рифат Сәлах һәм «Шаян ТВ» телеканалы катнашты. Каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова, алып баручы Рүзәл Әхмәдиев телеканал һәм алга куелган максатлар турында, проектлар һәм анда эшләүче балалар турында сөйләделәр. Күчтәнәчкә Нәргизә Таҗиева Муса Җәлилнең «Карак песи» шигырен сөйләде.

Шагыйрь Рифат Сәлах үзе һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләр укыды.  Очрашу Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары өчен оештырылды.